Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Таҗетдинованың шәхси сайты

Бүлекләр
Статистика

Онлайнда: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Теркәлү
Баннер алмашу


һава торышы
Главная » Статьи » Мои статьи

Электр приборларының тарихы
Максат: электр  җиһазларының килеп чыгу тарихы белән таныштыру, борынгы һәм хәзерге заман электр җиһазларын чагыштыру,
электр җиһазларыннан дөрес файдалану , электр энергиясен сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: шәм, сукыр лампа, лампочкалар, үтүкләр,укучылар ясаган рәсемнәр,презентация,мультипроектор, экран.

Дәрес барышы

Көндез ял итә,
Төнлә ялт итә. (лампочка)
Дөрес ,балалар. Ә лампочканы уйлап тапканчы яктырткыч ролен нәрсә үтәде икән, беләсегез киләме?
Әйдәгез алайса "Вакыт машинасы”нда сәяхәткә чыгыйк һәм электрның килеп чыгу тарихы , борынгы әби-бабаларыбыз яшәгән чор белән танышыйк. " Вакыт машинасы”на утыру өчен билетлар кирәк. Ә билетларны алу өчен һәр төркем билгеле бер биремне үтәргә тиеш.
1төркем.Табышмак
1.Абыйсы булмаса – апасы да юк,
Апасы булмаса – абыйсы да юк,
Икесе бергә булса – яшен, ут.
(электр тогы)
2.Йорты – пыяла куыкчык
Һәм яши анда- утчык
Көндезләрен ул йоклый,
Ә кичләрен ул балкый. (лампочка)

2 төркем. Кагыйдәләр ( электр приборлары)
3 төркем. Плакатлар
Булдырдыгыз! Әйдәгез хәзер барыгыз да "Вакыт машинасы”на үтегез. Иминлек каешларын эләктерегез, кузгалдык.
"Вакыт машинасы” тизлекне арттырганнан арттыра. Без борынгы бабаларыбыз яшәгән чорга килеп төштек. Укучылар, әйдәгез әле аларның тормыш- көнкүрешләре белән танышыйк.
Әби булып киенгән укучы шәмнең тарихын сөйли.
Борынгы Мисырда шәмнәр киптерелгән камышка терлек маен сеңдереп ясалганнар. Алар янган вакытта яктылык һәм җылылык бирәләр.
Кытайда шәмнәрне шулай ук үсемлекләр һәм бөҗәкләрдән ясаганнар. Японнар шәм өчен чималны чикләвектән алганнар.
XIX гасырда шәм ясауның чәчәк аткан чоры дип санала. 1850 нче елда базарда парафиннан ясалган шәмнәр сатуга чыга.
Юлыбызны алга таба дәвам итәбез. Карагыз әле , укучылар әби-бабаларыбыз сукыр лампа яктысында ничек күңелле итеп көйләр сузып, бәйләп, чигеп утыралар.&
Борынгы җыр тыңлау.
Бабай булып киенгән укучы сукыр лампа тарихын сөйли.
Керосин лампаларын поляк галиме Игнаций Лукасевич 1853 елда уйлап тапкан. Тиздән бу лампалар бөтен Европага тарала. Лампаларның киң таралуына аның арзан булуы да этәргеч ясый. Ә Россиядә бу лампаларны 19 гасырның икенче яртысыннан куллана башлыйлар.. Керосин лампаларының эшләү вакыты керосинның сыйфатына бәйле.
Сәяхәтне дәвам итәбез . Электр лампалары, приборлары булган чорга килеп туктады " Вакыт машинасы”.
Беренче электр лампалары ,приборлары тарихы.
Электр яктырткычларының тарихы 1870 елдан башлана.Бу вакыттагы яктырткычлар бик үк уңайлы булмаган, шулай да аларны урамнарны яктырту өчен кулланганнар. Соңрак 1876 елның 12 декабрендә рус инженеры Павел Яблочков "электр шәме”н уйлап таба. Бу лампаны инде урамнарны яктырту өчен киң кулланганнар.
1968елдан светодиодлар куллана башлыйлар.

"Вакыт машинасы” 21 нче гасырга- без сезнең белән яши торган вакытка алып кайтты безне.Хәзер әйдәгез, безне чолгап алган электр яктырткычларына, приборларына игътибар итик. Безнең бүгенге тормышны электр приборларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Әйдәгез , безне өйдә чолгап алган электр приборларын санап чыгыйк әле. Иң беренче лампочкадан башлыйк һәм кайберләренең тарихы белән якыннанрак танышыйк.
Укучылар чыгышы.
Электр лампасы
Электр лампочкасына төп нигез салучылар – өчәү. Болар , рус инженерлары: Павел Николаевич Яблочков, Александр Николаевич Лодыгин һәм америкалы Томас Алва Эдисон.
Лодыгинга уңышларын ,эшләрен күреп, Ломоносов премиясен бирәләр, ләкин аның хезмәтләре алга китә алмый, һөнәрчелеге ябыла, үзе слесарь булып заводка эшкә урнаша.
Шушы ук вакытта Яблочков үзенең лампочкасын тәкъдим итә, ләкин зыянга эшли башлагач, Парижга китә. Анда ул лампочкалар ясауны дәвам итә. Парижның кибетләре, театрлары, урамнары Яблочков шәмнәре белән яктыртыла. Аның уңышларын Россиядә дә күрәләр. Үз илендә эшләү максаты белән ул кире Петербургка кайта.
Эдисон лампочкаларының нигезендә Лодыгин тәҗрибәсе ята. Эдисон куыктан һаваны чыгаруның уңышлырак ысулын таба.
Бүгенге лампочкаларда кулланыла торган вольфрамны Лодыгин таба.
XX нче гасырда газ ярдәмендә яктыртучы төсле лампалар барлыкка килә. Аргон –зәңгәр, неон – кызыл, терекөмеш – шәмәхә, натрий парлары – сары төсләр бирәләр . Бу лампаларны рекламаларда кулланалар. Соңрак кояш яктысына тиң лампалар табалар. Аларның нигезен ультрашәмәхә нурлар тәшкил итә.

Үтүк
Тау куышлыгындагы борынгы рәсемнәрдән күренгәнчә, беренче үтүкләр булып, яссы авыр ташлар   хезмәт иткәннәр дип санала. Киемнәрне үтүкләү өчен кешеләр киемне тигез җиргә җәеп салганнар һәм өстенә таш бастырганнар.
Россиядә 7-8 гасыр элек киемне шома таякка урап, сырлы такта өстендә тәгәрәткәннәр. Хәзерге үтүкләр чыкканчы киемнәрне кайнар таба ярдәмендә үтүкләгәннәр. Соңрак күмер үтүген кулланганнар.
Бары тик XX нче гасырда гына электр үтүге барлыкка килә. 1903 елда америкалы Эрл Ричардсон беренче электр үтүген тәкъдим итә. Ә ике елдан ул үтүкнең яңа вариантын уйлап таба. Шуннан бирле үтүкләр яңартылып торалар һәм бүгенге көндә дә көнкүрештә кулланылалар.
Телевизор
Бүгенге көнне телевизорсыз күз алдына китерүе дә авыр.Ә беренче телевизор  кайчан барлыкка килгән?
1931 елда Мәскәүдә даими телевизион тапшырулар башлана.
1932 елда Зворыкин җитәкчелегендәге лаборатория электрон телевизорны тәкъдим итә.
Еллар үткән саен нинди дә булса үзгәрешләр белән телевизорлар җитештерүгә чыга тора. 1959 елда телевизорларга сорау бик күп була.
1990 еллар азагына яссы экранлы телевизорлар кулланышка керә.;
Соңгы елларда экраннары плазма һәм кристалл ,ә үзләре яссы булган телевизорлар җитештерелә. Кешелек моның белән туктап калмый, һаман яңа төр телевизорлар уйлап чыгару өстендә эшли.

Кер  юуу машинасы
Күп гасырлар элек диңгезчеләр кер юуу өчен үзләренең судноларыннан файдаланганнар. Алар юасы керне канатка бәйләп диңгезгә ыргытканнар,ә дулкыннар керләрнең пычрагын юып төшергән.. Ә коры җирдә яшәүчеләр керләрен ташка ышкып, ком белән юып агартканнар.
1797 нче елда кер юуу тактасы уйлап табалар. Ә 1851 елда америкалы Джеймс Кинг әйләнеп торучы барабанлы машина уйлап таба. Ул бик тә хәзерге машинага охшаган, тик кул көче ярдәмендә эшләгән.
Электрдан эшләүче беренче машинаны Алва Фишер уйлап таба.
951 елда Европада беренче автомат машина ясала.
1990 ел урталарында күп программалы автомат машиналар хезмәт итә башлыйлар һәм бүгенге көндә без алардан файдаланабыз.
Суыткыч
Хәзерге суыткычлар урынына элек боз белән тутырылган биналар хезмәт иткәннәр. Ризыклар бозылмасын өчен шундый биналардан файдаланганнар. Беренче суыту җайланмасы XIX нчы гасырның уртасында барлыкка килгән. Аның бозын билгеле бер вакыттан соң алыштырып торырга кирәк булган.
1857 елда  беренче тимер юл вагон- суыткычы барлыкка килә
Беренче электр суыткычы 1913 елда барлыкка килә.
1930 елдан суыткычларда фреон куллана башлыйлар.
1940 нчы елларда суыткычларда туңдыру бүлекләре һәм туңдыргыч шкафлар барлыкка килә.
1950 -60 елларда сатуга автомат рәвештә үзе эретә торган  суыткычлар чыга.
СССР да беренче суыткычлар 1937 нче елдан кулланыла башлый, ә берничә мең данәдә ул 1939 елда чыга. Күпләп суыткычларны 1950 елда җитештерә башлыйлар.
1962 нче елга Америкада -98,3 % , Италиядә-20 % ,ә СССРда-5,3 % гаиләдә суыткыч булган.
Микродулкынчы мич

Америка галиме П.Б.Спенсер югары көчәнешле дулкыннар белән ачышлар үткәргәндә, билгеле бер югарылыкка җиткәч , бу дулкыннардан җылылык бүленеп чыкканын күзәткән һәм аны ризык әзерләүдә кулланырга тәкъдим иткән. 1945 елда ризык әзерләүдә микродулкыннарны куллануны рөхсәт итәләр.
1949 нчы елдан беренче микродулкынлы мичләр җитештерүгә чыга башлый.;
1962 нче елда SHARP – япон фирмасы күп күләмдә микродулкынлы мичләр җитештерә башлый. Бу мичләрнең бүгенге көндә нинди генә төрләре юк һәм аннан файдаланмаган гаилә дә сирәктер.
Без бүген борынгы чордан алып бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгында электр энергиясе тарихы белән таныштык һәм сез инде борынгы заманда яшәү авыр булганлыгына игътибар иткәнсездер, электрның ни кадәрле кадерле булуына ышангансыздыр. Бер генә көнгә электр энергиясен сүндерсәләр безне ни көтә күз алдына китерик әле.
Җавапларны тыңлау .
Шулай булгач ,нинди нәтиҗә ясыйбыз инде?
Җавапларны тыңлау .
Дөрес, укучылар. Без сезнең белән электр энергиясен сакларга, кирәксә - кирәкмәсә лампочкаларны яндырып куймаска , электр приборларын да кирәккә генә кабызырга һәм алардан дөрес итеп, кагыйдәләрне үтәп кенә кулланырга тиешбез.


Категория: Мои статьи | Добавил: lilirif (13.05.2011)
Просмотров: 3384 | Комментарии: 1 | Теги: Электр приборларынын тарихы | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сылтамалар болыты
Сайттан эзләү
Яңалыклар
[01.04.2020][Мои статьи]
здоровьеберегающие технологии (0)
[09.04.2014][Презентации]
Туган як (0)
[13.06.2013][Мои статьи]
Сыйфат. 3 класс (1)
[21.06.2012][Мои статьи]
Кем? Нәрсә соравына җавап бирүче сүзләр (0)
[14.05.2012][Мои статьи]
Шәфкатьлелек бизи кешене . Класс сәгате (4)
Сайтның дуслары

Аудиоязмалар

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz