Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Таҗетдинованың шәхси сайты

Бүлекләр
Статистика

Онлайнда: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Теркәлү
Баннер алмашу


һава торышы
Главная » Статьи » Мои статьи

Филләр кайда яшиләр?
Максат: укучыларны саванна һәм тропик урмандагы үсемлекләр һәм хайваннар дөнья белән таныштыру; логик фикерләүне , күзаллауны, игътибар, хәтерне үстерү; табигатькә мәхәббәт, үсемлекләргә һәм хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлар: дәреслек, дәфтәр, презентация, тарату материалы(буягыч фил), фонограмма табигатьтәге тавышлар.

Дәрес барышы
1.Оештыру олеше
2.Үткән тема өстендә эшләү.
Кыштан башлап ел фасылларын санап чыгыгыз әле.
Безнең планетабызда ел фасылларының алмашынганы сизелми дә торган районнар бар. Андый җирләр кайда?( полюслар, экватор)
-Дөрес укучылар. Без узган дәрестә сезнең белән полюслар турында сөйләшкән идек һәм анда яшәүче хайваннар белән дә таныштык.Әйдәгез әле хәзер искә төшереп китик,Төньяк полюста нинди җәнлекләр яши.( ак аю, морж, тюлень), Көньяк полюста нинди хайваннар яши? (пингвиннар, диңгез леопарды)
- Әйтегез әле ак аюлар пингвиннарны аулыйлармы? (юк, чөнки икесе ике полюста).
3.Яңа тема өстендә эшләү ( музыка яңгырый)слайд1
Слайд1-6
Балалар әйдәгез сезнең белән юлны дәвам итик әле. Сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә кая килеп эләктек икән? Без сезнең белән урманда, ләкин ул бездәге урман түгел,ә җылы яклардагы урман.
- Сез ничек уйлыйсыз, кайсы материкта кызу? (Африка). Балалар кызу урыннар Африкада гына түгел.. Кызу урыннарның үзләренең урманнары бар.Кайда урнашкан ул?(экватор)
Слайд 7
- Нәрсә соң ул урман? (урман картиналары)
-Урманда сез нинди үсемлекләр ,җәнлекләр күрдегез?
Слайд 8-10
Африкадагы урманнар- саванналар һәм тропик урманнар дип аталалар.
Саванна сүзе испан теленнән кергән сабана сүзе,тәрҗемә иткәндә-"кыргый тигез урын” дигәнне аңлата.
Саванналарда бик күп төрле агачлар һәм куаклар үсә. Барлык агачларны һәм куакларны лианалар урап алган.Саваннада берара гел яңгыр гына ява,ә берара яңгырлар бер дә яумый.. Монда кеше озынлыгындагы үләннәрне күрергә мөмкин.
-Хәзер без сезнең белән Саваннага килеп җитәбез. Үзебезне тыныч, тәртипле тотыйк, мондагы җәнлекләрне куркытмыйк, тавышларын игътибар белән тыңлыйк. (саванна тавышы)
Слайд 11
-Әйдәгез мондагы кайбер җәнлекләр белән танышыйк.
•Африкада  мөгезборын дигән кош яши. Аның томшыгы бик зур. Күпчелек җимешләр белән туклана.

Слайд 12
•Шундый исемдэ хайван да бар. Әйдәгез хәзер мөгезборынны тыңлык әле. Ул нинди тавышлар чыгара икән? ( мөгезборын тавышы). Хәзер бу җәнлек турында безгә сөйләп китәрләр.
Африка саванналарында мөгезборын дигән җәнлек яши.Ул бик зур.Мөгезборын үләннәр, агач яфраклары белән туклана.Алар куркыныч, чөнки.бик тиз кызып китәләр, үзен рәнҗетүчене бик тиз куып җитәләр. Мөгезборыннарны атаклы мөгезе өчен бик күп аулыйлар.
Слайд 13
-Ә бусы нинди җәнлек?
-Әйдәгез әле аны тыңлыйк.( леопард тавышы)
Леопард бик киң таралган, аны Африканың бөтен җирендә дә күрергә мөмкин. Ул ерткыч хайван.Арыслан һәм юлбарыска караганда аның көче азрак, ләкин ул бик җитез: җиңел генә агач башына да, кыяга да менә ала. Леопардлар уртача зурлыктагы булган хайваннарны аулыйлар: кабан дуңгызын, маймылларны, боланнарны, антилопаларны.Леопардның туны бик матур булгач, бик күп аулау сәбәпле., алар әз калганнар һәм Кызыл китапка кертелгәннәр.

Слайд 14
-Жираф шулай ук саваннада яши. Аның тышкы кыяфәте бик кызык (гәүдәсе кыска, буе озын) Жирафлар үсемлекләр белән тукланалар. Су эчәр өчен жирафка алгы аякларын ян-якка киң итеп аерып басарга кирәк.

Слайд 15-20
-Барыбызга да таныш булган Африка филе. Тыңлап карыйк әле аның тавышын( фил тавышы).
Африка филе  иң зур айван. Аның буе 4 метрга җитә. Зур колакларын җилпеп, тәннәрен суыталар. Аяклары ярдәмендә җирдәге тавышны ишетәләр. (Таиландтагы цунамины беренче булып филләр ишетәләр). Мөгез формасын алган тешләре дошманнардан саклану өчен кирәк. Игътибар иткәнсездер аның борыны озын.
-Нигә кирәк микән ул аңа?
Зур булгач, аны колаклары гына суытып бетерә алмый, суны да алыштыра алмый. Филләр борыннары ярдәмендә өсләренә су коялар. Бик тә елгада коенырга яраталар.Зур фил бер көнгә 300 кг ризык ашый. Кешеләр белән дустанә яшиләр. Кулга бик тиз ияләшәләр, кешеләр һәм машиналардан да курыкмыйлар.Филләрне бездә зоопаркта һәм ;циркта күрергә мөмкин.Филләр ике төргә бүленә: Африка филләре һәм Һиндстан филләре.
Слайд 21
•Арыслан турында безгә.......... сөйли
•Арысланны "җәнлекләр патшасы” дип атыйлар. Алар көндез үләнгә яки биек булмаган агачка сузылып ятып ял итәләр, ауга кич белән чыгалар. Арысланнар зебра һәм антилопаларны аулыйлар, кешеләргә ташланган очраклар да бар. 
Слайд 22
Күзләр өчен физминутка
Слайд 23
-Бу буй-буй сызыклы ат ничек атала? Тыңлыйк әле аны.-Зебралар бары Африкада гына яшиләр.Көчле рухлы хайваннар, үзләрен ерткыч хайваннардан яклый алалар, бирешмиләр.Гадәттә авыру, хәлсез зебралар гына ерткыч хайваннарга эләгәләр. Зебраларны кулга ияләштерү бик авыр.
Слайд  24 ( тавышын тыңлау)
Мартышкалар 4 аякта хәрәкәтләнәләр. Әгәр куркыныч янаса 2 аякка басып койрыкларына таяналар. Бертуктаусыз бер урыннан икенче урынга сикерәләр.Нәрсә тапсалар , шуның белән тукланалар. Бу гадәттә үлән,җимешләр, орлыклар,бөҗәкләр, кошлар һәм аларның йомыркалары, бал).
Слайд 25
-Ә бу нәрсә балалар? Страусны тасвирлап бирегез әле. Аның нинди үзенчәлекле ягы бар?
Слайд 26
-Бусы нинди хайван тагы? (бегемот тавышы) шигырь
Слайд 27
-Ә монсы пычкыга ошаган җәнлек. Нәрсә икән ул?. Тыңлыйк әле аны( Крокодил тавышы)
-Ә крокодил турында сөйләр безгә..........(шигырь)
Слайд 28
Бу маймыл-бабуин. Аның тавышын тыңлыйк.( тавышын тыңлау)
.Бабуиннар павианнар нәселеннән. Алар саванналарда яшиләр. Җир өсте хайваны саналсалар да күп вакытларын алар агач башында үткәрәләр.
Слайд 29
алалар бу кошның исеме сәркатип ( птица-секретарь)
-Нәрсә соң ул сәркатип?
-Сәркатип биек,буе метрдан да артык, озын аяклы саваннада яшәүче кош. Исеме аның  башындагы каурыйларга карап бирелгән,чөнки алар колак артына кыстырылган каләм- каурыйга ошап тора.Ул күп вакытын кәлтә,елан,саранча эзләп үткәрә.
Физминутка слайд 30
Слайд 31
-Ә хәзер без сезнең белән тагы урманның бер төре- тропик урманнар турында сөйләшербез. Шундый урманнарның берсе Мадагаскарда урнашкан. Сезнең бу исемдәге мультфильм караганыз бардыр. Әйдәгез әле искә төшерик анда нинди үсемлекләр һәм хайваннар очрады?( зебра, лемур, арыслан, жираф, бегемот, крокодил, елан, кокос һ.б.)
- Без саваннадан тропик урманга таба барабыз. Игътибар белән тыңлагыз.Нәрсә ишетәсез? (тропик урман тавышы)
-Нәрсә ишеттек без анда? (яңгыр) Дөрес балалар,тропик урманнарда яңгырлар бик еш ява.
Слайд 32-35
-Тропикларда абагалар үсә.
Слайд 36-41
-Тропик урманнарның кайбер җәнлекләре белән танышыйк. Бу урманда шулай ук кызу, димәк хайваннар дөньясы да саваннадагы кебек.
- -Ә хәзер укучылар хайваннар турында шигырьләр сөйләп китәрләр.
Физминутка (музыкага)
4. Ныгыту.
-Филләр кайда яшиләр?
-Дәреслектән тикшерик әле,дөрес җавап бирдек микән(дәреслек 10-11б.)
- Ә кайсы хайваннарны әйтмәдек?
5.Йомгаклау
-Бүгенге дәрестә без сезнең белән кайда булдык?
- Саваннаны ни өчен саванна дип атаганнар?
- Саваннада нинди хайваннар яши?Ә тропик урманда?
Слайд 45-46
Бүгенге дәреснең төп герое фил булды, дәрестә яхшы эшләгән өчен ул сезгә истәлеккә үзенең фотографиясен бүләк итә. (буягычлар тарату)

Категория: Мои статьи | Добавил: lilirif (13.05.2011) | Автор: Лилия Тазитдинова E
Просмотров: 2604 | Комментарии: 2 | Теги: Филлэр кайда яшилэр? | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сылтамалар болыты
Сайттан эзләү
Яңалыклар
[01.04.2020][Мои статьи]
здоровьеберегающие технологии (0)
[09.04.2014][Презентации]
Туган як (0)
[13.06.2013][Мои статьи]
Сыйфат. 3 класс (1)
[21.06.2012][Мои статьи]
Кем? Нәрсә соравына җавап бирүче сүзләр (0)
[14.05.2012][Мои статьи]
Шәфкатьлелек бизи кешене . Класс сәгате (4)
Сайтның дуслары

Аудиоязмалар

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz