Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Таҗетдинованың шәхси сайты

Бүлекләр
Статистика

Онлайнда: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Теркәлү
Баннер алмашу


һава торышы
Главная » Статьи » Мои статьи

Халык авыз иҗаты. 2 класста уку дәресе
Максат: 1. Укучыларны халык авыз иҗаты   әсәрләре белән таныштыру.
2. Укуда әдәби сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.
3. Халык авыз иҗаты әсәрләре нигезендә укучыларга әхлак тәрбия-
бирү.
Җиһазлар: әкиятләргә   иллюстрацияләр, китап күргәзмәсе, мәкальләр( тактада
плакатлар), халык выз иҗаты схемасы.
Дәрес барышы1. Оештыру өлеше.2. Төп өлеш.Укучылар, безнең Инсаф кая икән? ( Инсаф ;әкиятләр ярата ит,әбисе сөйләгән әкиятне тыңлап агы оңга калгандыр ул.)
Ярый, балалар, дәресне башлыйк, ә Инсаф килеп җитәр ул. Җыр тыңлау( халык җыры "Зәңгәр чәчәк”). Җырны анализлау.Ишек шакып әби белән Инсаф керә.
Гафу итегез инде, әкият сөйләп тагы оныгымны соңга калдырдым. Ачуланмагыз инде.
Ачуланмыйбыз әбекәй, әйдә әле үзең дә түрдән үт. Безнең дәрескә синең килүең бик урынлы әле ул. Без бит бүген борынгы әби-бабаларыбызның авыз иҗатын өйрәнәбез. Авыз иҗатының бер өре- җыр белән без анышуны башлаган идек. Әбекәй сез бит бик күп төрле авыз иҗаты ;әсәрләре беләсез. Әйдәгез , әле, безне халык авыз иҗаты әсәрләренең берәрсе белән таныштырып китегез әле.
Әби бәет төшенчәсен аңлата, "Руслан бәете”н укый. Саубуллашып чыгып китә.Дәрес әвам итә.Бәетләргә кыскача анализ. Укучылар әзерләгән бәетләрне тыңлау.
Инсаф, сиңа биең бүген нинди яңа әкият өйләде?Әйдә, укучыларны да шул әкият белән таныштырып кит әле.(Инсаф әкият сөйли).
кучылар без уку дәресләрендә һәм рус әдәбияты дәресләрендә бик күп әкиятләр өйрәндек.Рус алык әкиятләренең татар халык әкиятләренә охшаш икәнлегенә игътибар иттек. Балалар,ә сез нинди әкиятләр беләсез? Укучылар әкиятләр сөйлиләр)
Укучылар, китап күргәзмәсенә дә игътибар итеп алыйк әле. Монда безгә таныш һәм таныш булмаган әкиятләр дә бар. Дәрестән соң бу китапларны алып укырга тәкъдим итәм мин сезгә.Рәсем күргәзмәсе буенча эш. Рәсемдәге әкиятләрнең кыскача эчтәлеген сөйләү.
Әкиятләр буенча тест үткәрү.
Физминутка.-Укучылар, сез тагы нинди халык авыз иҗаты әсәрләре беләсез?-Хәзер без сезнең белән мәкальләргә тукталырбыз.
-Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.- Җылы үз җан эретә.-Сүз сөйләсәң уйлап сөйлә.
Ә сез үзегез инди мәкальләр беләсез?( Укучылар чыгыш &ясый.)
Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле.
Табышмаклар.
1.Сорыйлар, көтәләр
Килсәм бар да качалар (яңгыр).
2. Тәрәзәсе юк, ишеге юк
Эче тулы алык ( кыяр).
-Болары нинди әсәрләр?(табышмаклар)
Укучылар, сез нинди табышмаклар беләсез?(Укучылар җавап бирәләр)
Бик яхшы.
Укучылар, без бүген сөйләгән әкиятләр, мәкальләр, табышмакларны, гомумән халык авыз иҗаты әсәрләрен күренекле шәхесләребез Каюм Насыйри һәм Нәкый Исәнбәт җыеп, туплап, эшкәртеп без дәресләрдә кулланырлык итеп безгә ереп җиткергәннәр. Аларның иҗаты турында сез өлкән ;классларда тагын да якыннанрак танышырсыз.
3. Өй эше. ;
Ә хәзер өйгә эшне язып куегыз әле.
1 рәт- 3 табышмак
2 рәт- 3 мәкаль
3 рәт- әкиятләр
4. Йомгаклау.
Халык авыз иҗатына агын нинди әсәрләр керә?
( Мәзәкләр, такмаклар, сынамышлар, тизәйткечләр,...). Без алар белән алдагы дәресләрнең берсендә танышуны дәвам итәрбез.

Категория: Мои статьи | Добавил: lilirif (17.05.2011)
Просмотров: 5421 | Теги: Халык авыз ижаты | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сылтамалар болыты
Сайттан эзләү
Яңалыклар
[01.04.2020][Мои статьи]
здоровьеберегающие технологии (0)
[09.04.2014][Презентации]
Туган як (0)
[13.06.2013][Мои статьи]
Сыйфат. 3 класс (1)
[21.06.2012][Мои статьи]
Кем? Нәрсә соравына җавап бирүче сүзләр (0)
[14.05.2012][Мои статьи]
Шәфкатьлелек бизи кешене . Класс сәгате (4)
Сайтның дуслары

Аудиоязмалар

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz