Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Таҗетдинованың шәхси сайты

Бүлекләр
Статистика

Онлайнда: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Теркәлү
Баннер алмашу


һава торышы
Главная » Статьи » Мои статьи

Әлифба бәйрәме
Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .
1 укучы : Алтын яуган көзге көндә
Тыйнак үттек класска
Әлифбаны кулга алдык
Әй,сөендек шул чакта.
2 укучы: Кичә әни белән бергә
Әзерләдек сумкамны.
Пеналыма тезеп куйдым
Карандаш һәм ручкамны.


3 укучы: Әтием дә , әнием дә
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
ҖЫР:
БЕРГӘ: Без инде зур үстек,
Мәктәпкә дә килдек.
1 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:
1.Исемем минем Сабирҗан
Йөземдә балкый гел нур.
Сөйләшергә яратам
2. Мин Илүзә-тырыш кыз мин
Барысына да өлгерәм.
Җырлыйм,биим,дәресемне дә
Бик оста сөйләп бирәм.

3.Мин гаиләдә кече малай
Булышам бөтен эштә.
ик тырышам мәктәптә дә
Яхшы укырга теләп.
4. Русча дөрес,матур сөйлим
Яратам исәпләргә.
Матур-матур сүзләр өстәп
Әкиятләр сөйләргә
5. Гаиләдә без дүрт кеше,
Кечкенәсе мин булам
Карлар көрим,утын ярам
Укуда да булдырам.

6. Апамнан калышмыйм диеп
Тырышам бар көчемә.
Тәртипле бул,күпне бел,-дип
Максат куйдым үземә.


7. Гаиләдә мин бер генә
Башваткычлар чишәргә;
Чиста,пөхтә язарга.
8.Мин булам Лиана
Күп нәрсәгә өйрәндем.
Шигырь дә сөйли беләм,
Көйләр дә көйли беләм
Курчак та уйный беләм
Бераз уйлый да беләм.

9.Бабамның да улы мин,&
Әбинең дә улы мин
Әтинең дә улы мин
Әнинең дә улы мин
Аларның уң кулы мин.

10.Кирәк нинди машина?
Гаражда бары да
ик тә йөрер идем дә
Укыйсым бар мәктәптә.

11.Елмаеп кына йөрим гел
Шатлык тулы күңелдә,
Бу җирдә миннән бәхетле
Юктыр кебек беркем дә.

12.Әйдәгез танышыйк
Хәнифә –исемем
Рас килә, ди әти
Исемгә җисемем
Чатнатып сөйләшәм
Үз ана телемдә.

13.Исемем Азалия булганга
Гөлләрне бик яратам.
Өйне ямьләп, үсә бездә
Кашкарый, кына, яран.

14.Исемем минем Зилә
Китапларны яратам
Бик мавыгып укыйм мин
Йокларга ятканда гына
Укуымнан туктыйм 
БЕРГӘ:Әгәр ничәү дисәгез ?
Без класста унөчәү .
Аерылмас дус булып
Җыр: Дуслык турында
Укытучы:Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә.Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый .
Убырлы керә(кулында хәрефләр язылган шарлар): Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.
Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.
Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.
/div

Әтәчем иртәнЛ Күзләремнән яшьләр чыкты ,
Һава ярып кычкыра Капкан идем лимонны .
Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип
Мәктәп – белем иленә. Белгән идем мин аны .

И И хәрефе ипидә бар , Ябалакның зур күзләре
Укымаска өйрәтә . Туп – туры караганда .

Җепне дә суза Булат А хәрефе агачта
Бүрәнәләр тезә-тезә А хәрефен яратабыз
Йортлар да сала Булат Өйрәнәбез иң башта

БЕРГӘ: ӘЛИФБА .
Җыр: Әлифба

Шүрәле керә:Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме. Убырлы миңа «мин Актүбәнең 3 нче мәктәбенә «Әлифба» бәйрәменә барам дигәч, ышанмаган идем. И, монда утыра икән. Кая, мин дә барып хәлләрен белеп килим әле дидем. Сез мине таныдыңызмы соң? Мин нинди әкияттән соң?
Укучылар: Шүрәле
Шүрәле: Минем дә сезне сынап карыйсым килә.Мин сезгә шигырь –табышмаклар алып килдем. Шуларны укып күрсәтегез әле.

1.Армый –талмый,
Ат артыннан калмый.

2.Биш олан, биш чолан
Чолан саен бер олан

3.Йомры йомшак йон йомгак
Йортта чирәм йолкадыр

4.Йөзә,йөри,йөгерә
Чума,оча да белә.

5.Канаты бар,йоны юк
Үзе бара юлы юк.

Шүрәле: Молодцы балалар.  
   Укытучы: Ә хәзер минем сезгә берничә соравым бар. Игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирегез.
18 слайд
 1. Ул укый да, яза да белми. Ул язарга, китап укырга, рәсем ясарга өйрәнә. Я кем ул? ( 1 нче сыйныф укучысы) 
2. Аңа барысы да йөгерәләр. Ул барганда тыныч кына утыралар.(дәрес)
19 слайд
3. Анда ясарга мөмкин, тик ярамый, аның өстендә кайберәүләр йоклап та алалар(өстәл)
 4. Аны мәктәпкә көн дә алып барырга кирәк, аны әти-әниләр карый, укучы өчен ул паспорт кебек. Укытучылар да аны еш сорый, тик ул кайчакта”югала” (көндәлек)
20 слайд
5. Анда тәрәзәләр, буяулар, пумалалар бик күп. Анда малайларга, кызларга”5”леләр,”2”леләр куялар. Анда балалар акыллы, игътибарлы, йомшак күңеллегә әвереләләр. Бу кайда була?(мәктәп)
6. Ул җәй дә, кыш та, яз да, көз дә була. Укучылар аны көтеп ала, бик ярата(каникул).
1 укучы. Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче,
Беренче кат шул сарайга
2укучы. Тик бер китап
Нинди китап бар тагы?
Беләмсез ул нинди китап?
Ул- Әлифба китабы.
Укытучы. Әлифба сезне туган телне
Яратырга  өйрәтте.
Сез туган телебез турында
Ниләр беләсез?
Шуны белегез!
Ишек ачык, кил, рәхим ит
Туган телебез1
Т Сезнең өйнең түбәсенә
Антенна тора селкенеп Әйтә - тизрәк тырмала .
Т хәрефенә охшап .
У У уйлап укыгыз ди
Урындыкка утырыгыз ди . Е- хәрефе еланда
Г Г – күәтле күтәрү краны Е – хәрефе елгада .
Төзүчеләр ярдәмчесе Е хәрефе карый безгә
Зур ташларны күтәрә ул Елмаеп елаганда .
Бик биеккә тиз генә .
А А – охшаган ул ракетага
Ул басуда багана да .садык без урманда
Аны белә һәрбер бала Л – хәрефе , уйлап тап
Алфавитны башлый ич – А ;Л – бит урман шалашы
Н Н – волейбол сеткасы Әллә шуны белмисез .
Спорт залында да бар ул
Бик тә килә укыйсы
Башта өйрәнәсе бар әле .
БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ.
Җыр :Туган тел
Укытучы : Әйе, Әлифбага алмашка "Туган тел” китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз. карыйсым килә .


1. Нигә безгә куанмаска Туган тел – иң әйбәт шигырь
Без бит инде зур үстек Туган тел – иң әйбәт җыр
Әлифбаны тәмамлап Туган тел – иң әйбәт китап
Туган телгә күчтек. Туган тел – иң якын тел.

2. Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел,
Тәмле тел дип,телең йотма-
Туган телне онытма
Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .
Сезгә зур рәхмәтебезне Әткәй - әнкәй , газизләрем
Җиткерәбез Һәммәбез Гомер биргәнсез безгә
Олы ярдәмегез өчен Изге итеп үстердегез
Башыбызны иябез. Мең рәхмәтлемен сезгә .

(Балалар әти-әниләренә бүләкләрен тапшыралар.)

1. Сезнең алда сүз бирәбез
Тырыш булырга
Ялкауланмаска. ;
Артта калмаска.
"2” ле алмаска.
Алмабыз һич тә
Укырбыз "5” кә
Вәгъдәне үтәрбез
Теләккә  җитәрбез
Туган илгә хезмәт итәрбез.
Укучыларны әти-әниләр, мәктәп дирекциясе тәбрикли.
Ә хәзер без үзебезнең кечкенә концерт номерларына күчәбез
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.

Категория: Мои статьи | Добавил: lilirif (17.05.2011)
Просмотров: 13258 | Комментарии: 7 | Теги: Элифба бэйрэме | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 6
6 Резеда  
0
буду пользоваться

5 Резеда  
0
чень хороший сайт

4 Lena3026  
0
Всем приветик! Давайте далиться последними просмотренными вами фильмами!
Меня недавно впечатлил фильм Мужчина с гарантиейhttp://kinokorsar.ru/ - . По-моему отличный отечественный фильм про взаимоотношения людей.
А вчера мы с мужем сходили на фильм Порочнакя страсть. Интересный фильм о семье, любовнице, деньгах, Тиме Роте и разрушении всего обыденного. Ричард Гир немного постарел, но актерская игра бесподобна!
Какие еще фильмы вы можете посоветовать? хочется чего-нибудь в этом же духе.

3 Olya7695  
0
Здравствуйте, друзья. Мы с мужем въехали в новую квартиру, ремонт в которой, похоже, не делался никогда. В связи с тем, что на ее покупку пришлось продать старый дом, отдать все сбережения и даже немного занять у родителей, финансовая ситуация не позволяет воспользоваться услугами ремонтных бригад.
А, тем не менее, у нас маленький ребенокhttp://strojdomsam.ru/ - , который просто не должен жить в таких условиях!
Вот я и думаю, как максимально сэкономить на ремонте и хотим попробовать сделать его своими руками.
Но дело в том, что у нас нет никакого опыта, поскольку муж больше головой работает, чем руками, да и боюсь, что придется потом переделывать все и исправлять, а это может повлечь еще большие расходы.
Поделитесь опытом, может кто-то знает, как сделать ремонт подешевле и за что можно взяться самим, а к чему привлекать мастеров.
Заранее благодарна.

2 Treafeseisa  
0
Нет ничего сложнее, чем купить подарок для дорогого, любимого мужчины или выбрать презент начальнику, другу. И нет ничего проще, чем сделать это у нас! Для решения всех проблем и создан наш Интернет магазин подарков.
Одним из основных наших направлений является продажа подарков для мужчин. У нас всегда в наличии большой ассортимент подарочных наборов, от недорогих до элитных, например таких, как http://vam-podarki.ru/show_cat2.php?grid=6007 - набор для пикника. Рекомендуем купить набор для покера для азартных людей, которые увлекаются замечательной игрой - покер, они обязательно оценят такой подарок по достоинству.

1 MetFutundot  
0
на официальном веб-портале [url - http://ublaze.ru/ подобран огромный ассортимент статей. на тему http://ublaze.ru/forum/ftopic1011.html - Настройка DiSEqC для Skynet. на данном сайте все статьи выложены бесплатно, без лишней регистрации.

Имя *:
Email *:
Код *:
Сылтамалар болыты
Сайттан эзләү
Яңалыклар
[01.04.2020][Мои статьи]
здоровьеберегающие технологии (0)
[09.04.2014][Презентации]
Туган як (0)
[13.06.2013][Мои статьи]
Сыйфат. 3 класс (1)
[21.06.2012][Мои статьи]
Кем? Нәрсә соравына җавап бирүче сүзләр (0)
[14.05.2012][Мои статьи]
Шәфкатьлелек бизи кешене . Класс сәгате (4)
Сайтның дуслары

Аудиоязмалар

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz