Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Таҗетдинованың шәхси сайты

Бүлекләр
Статистика

Онлайнда: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Теркәлү
Баннер алмашу


һава торышы
Главная » Статьи » Мои статьи

"Саулык-зур байлык"

 Максат:саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү. Җиһазлар: китаплар,фотографияләр күргәзмәсе,сәламәтлек турында китапчыклар, яшелчә,җиләк-җимеш күргәзмәсе. Төп өлеш. Тактада язу:

а)Байлык бер айлык,с аулык-гомерлек.

б)Байлыкның башы -тазалык.

1.Табышмак

Дөньяда иң кирәк, Иң кирәктән ни кирәк?

2.Сәламәтлек-байлык төшенчәсе белән танышу.Тактада язылган мәкальләргә тукталып үтү.

3.Уен "Дәвам ит” 

- Байлык бер айлык , саулык...(гомерлек).

-Байлыкның башы -...(тазалык).

- Дөньяда иң кечкенә бәхет–байлык,иң зур бәхет...(саулык). -Баш сау булса, башка бүрек ...(табылыр).

-Баш сау булмаса,мал ...(күзгә күренми).

4.Гомерне озайтуның төп серләрен санагыз.

-режим белән яшәү (режимны искә төшерү).

- сыйфатлы туклану.(чыгыш ясау) 

Ризыкны төрлеләндерү

Яшелчә һәм җиләк-җимешне җитәрлек куллану ,

үз вакытында ашау, ашыкмыйча ашау

-эшне ял белән чиратлаштыру (чыгыш ясау)

Мәктәптә уку,өйгә бирелгән биремнәрне үтәү—җитди хезмәт. Кайвакьтта өченче сыйныф укучысының хезмәте өлкәннәрнекеннән бер дә ким булмый. Шуңа күрә,сәламәтлекне саклау өчен, хезмәтне, һичшиксез, ял белән чиратлаштырырга кирәк. Хәзерге заман укучысының ял һәм күңел ачу өчен мөмкинлекләре күп, телевизор, компьютер уеннары дисеңме... Ләкин кайбер балалар иртән, мәктәпкә кадәр,телевизор кабыза,мәктәптән соң сәгатьләр буе компьютер янында утыра.Бу нерв системасы һәм күзләр өчен бик зарарлы. Телевизор, видео, компьютер уеннары чаманы белгәндә генә яхшы. Алар белән артык мавыкма. Үзеңнең көн тәртибеңә саф Ьавада булуны һәм уйнауны, китап укуны керт.  

-хәрәкәтләнү (чыгыш ясау)

 Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Шуңа күрә күбрәк хәрәкәтләнергә тырыш. Иртән зарядка эшлә. Күбрәк саф һавада хәрәкәтле уеннар уйна.Физик хезмәт, физкультура белән шөгыльлән. Әгәр мөмкинлек булса, бассейнга йөр. Чаңгыда шуу, йөзү, спорт уеннарының балалар һәм өлкәннәр сәламәтлеге өчен файдасын бөтен дөнья таныды.  

5.Гомерне кыскартучы сәбәпләрне санагыз:

-спиртлы эчемлекләр (чыгыш ясау)

-тәмәке тарту( чыгышясау)

-физик күнегүләр ясау,ашау,ял итү режимын бозу (чыгыш ясау)

-наркотиклар куллану (чыгыш ясау)  

6.Сау-сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Шәфкать туташының чыгышы.

7. авырып киткән очракта нишләргә?

- дарулар кулланырга,витаминнар эчәргә

- дарулар кулланмыйча гына дәваланырга мөмкинме?

-Әйе,мөмкин.

Өй даруханәсе.

Аз гына баш авырта башлау белән даруга ябышабыз."Ак төймә” йотып дәвалану артыкка китмәсен дисәгез,ара–тирә кул астындагы азык–төлеккә игътибар итегез. Белеп файдаланганда аларда дару кебек үк нәтиҗә бирә. Авыртуны баса торганнар:чәй,имбир,бөтнек һәм канәфер мае.

Антибиотиклар:суган,сарымсак,алма, керән, чөгендер, зәйтүн мае,гәрчич орлыгы.

Кан басымын төшерә торганнар:сельдерей,грейпфрут,җитен мае,каен согы,мүк җиләге.

Йоклата торганнар:

бал,җылы сөт,әфлисун кабыгы.Өчесен берьюлы җылы коктейль итеп эчсәң,тагы да әйбәт.

Ашказаны авыртканнан:

кәбестә, банан,яшелчәй,инжир. Бу ризыклар ашказаны җәрәхәтеннән саклый. Иммун системаны яхшырта торганнар:сарымсак,йогурт.Бу ризыклар рационда көн саен булырга тиеш.Ләкин ашказаны–эчәк тракты авырулары белән интегүчеләргә сарымсак ярамый. Кәефне күтәрүчеләр:кайнар какао,имбир,бал,груша.

-алманың файдасы(чыгыш ясау)

Археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, римлылар бик борынгы заманда ук алманың күп сортларын үстергәннәр. Алма яшь,үсә торган организмга аеруча файдалы.Анда углеводлар С,В,В2,В6,В12,Е,D Р витаминнары,кальций,тимер,калий,натрий һәм фариентлар бар. Алма йөрәк һәм гипертония авыруы белән интегүчеләргә,симез кешеләргә аеруча файдалы.Магний тозлары,Р,С витаминнары кан юллары эшчәлеген яхшырта. Бөере авыртканнарга алма суының файдасы зур.Ул бөердән ташларны,комнарны,бүтән кирәкмәгән матдәләрне куа.Алма измәсе һәм суы шулай ук азканлылык булганда файдалы.Алар кан ясалышына да тәэсир итә.Авырукешеләргә көнгә 3-4 алма ашау исә әйбәт дәвалардан санала. Алмада эчәклекне чистарта торган матдәләр дә бар. Уникеилле эчәктә җәрәхәт булганда алма файдалы. Алма суы эч киткәндә һәм суалчаннар булганда да кулланыла. Алманың төнәтелгән суы белән сулыш алу юлларындагы ялкынсынуны дәвалыйлар.

-Җиләк- җимешләр белән дәвалану (чыгыш ясау)

Кабак ашамлыклары күп кенә авыруларны дәвалый һәм булдырмый кала. Кабак боткасы ашказанын һәм уникеилле эчәкне сәламәтләндерә. Америка галимнәре фикеренчә, ир-атларга помидор ешрак кирәк,"алтын алма” яратучылар простота,яман шеш белән сирәк авырыйлар. 

  Ташкабак согы бик тә аз калорияле,шуңа күрә аны авырлыклары артык булудан җәфаланучыларга тәкъдим итәләр,ул исә симерүгә юл куймый. Йөзем согы кандагы холестеринны киметүгә булыша, шуңа аны йөрәк һәм кан тамырлары авыруыннан җәфаланучыларга бик еш тәкъдим итәләр, шулай ук ул какырык чыгару үзлегенә дә ия. Әче торма согын бронхит һәм ютәл борчыганда, шулай ук үт юллары авыртканда эчәләр.

  Кызыл миләш гипертония (кан басымы күтәрелгәндә), атеросклероз вакытында бәвел кудыра һәм канны туктата.Халык медицинасында геморрой һәм гастрит белән авырганда да кулланалар. Шулай укхәлсезләнгәндә ,кан аз булганда файдаланалар. 2 стакан кайнаган суга 2 чәй кашыгы миләш исәбеннән төнәтмә ясап 1 сәгать төнәтәләр, тәменчә шикәр өстиләр.Шуны тигез бүлеп, көнгә 3-4 тапкыр эчәләр. Ашказаны сыекчасының әчелеге аз булганда ашарга 20-30 мин. кала 1 чәй кашыгы миләш согы эчәләр. Сок үт кудыру үзлегенә дә ия.

   Көн саен бер грейпфрут ашасагыз, үзегезне  йөрәк һәм бавыр авыруыннан сакларсыз.

    Алма согы атеросклероз, гипертония белән авырганда, үт куыгы авыртканда бик файдалы.

   Татлы борыч яки аның согын кулланып хәлсезлекне, азканлылыкны, аппетит юклыкны җиңәргә мөмкин.      

    Балан согы баш авырту белән җәфаланучыларга бик файдалы.Керән астма(тын беткәндә, күкрәк кысканда),подагра,ревматизм белән авырганда,кан басымы күтәрелгәндә бик файдалы. Әче алма согы диабет белән җәфаланучыларга бик файдалы, чөнки ул канда шикәр микъдарының күбәюенә каршы тора.

 -физиккүнегүләр - күз өчен күнегүләр, махсус туклану Күрүне яхшырту өчен махсус туклану.

Күзләрнең күрү сәләтен А1,В2,С,К,Р витаминнары яхшырта. Әгәр ерактан начар күрсәгез,организмга хлорлы кальций, глюкоза һәм йодлы препаратлар җитешми дигән сүз.Бу очракта туклануга йодлаштырылган тоз, ел дәвамында караҗиләк куллану сорала. Кишер һәм аның суын сыек май яки каймак белән куллансагыз, витаминнары тулысынча үзләштерелә. Шулай ук һәрдаим бал куллану күзләр күрүне яхшырта

8.Шигырьне уку.Р.Миңнуллин."Спортның яңа төре”

Йомгаклау.

Категория: Мои статьи | Добавил: lilirif (09.10.2011)
Просмотров: 5746 | Комментарии: 2 | Теги: Саулык-зур байлык | Рейтинг: 4.7/3
Всего комментариев: 1
1 Сания  
0
"Саулык -зур байлык" исемле класс сәгате искиткеч бай мәгълуматлы.саулык турында халык әйтемнәре белән бәйләп.витаминлы азыклар турында балалар чыгышы,шәфкать туташы чыгышы белән бәйләп алып барылган.Укучыларның күрү сәләтен арттыру максатыннан махсус туклану,.физик күнегүләрнең кирәклеге дә ачык итеп аңлатылган.Класс сәгате уеннар белән баетылган Укытучы искиткеч тырыш.максатчан эшли. Тагын да күбрәк иҗади уңышлар сезгә!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
Сылтамалар болыты
Сайттан эзләү
Яңалыклар
[01.04.2020][Мои статьи]
здоровьеберегающие технологии (0)
[09.04.2014][Презентации]
Туган як (0)
[13.06.2013][Мои статьи]
Сыйфат. 3 класс (1)
[21.06.2012][Мои статьи]
Кем? Нәрсә соравына җавап бирүче сүзләр (0)
[14.05.2012][Мои статьи]
Шәфкатьлелек бизи кешене . Класс сәгате (4)
Сайтның дуслары

Аудиоязмалар

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz