Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Таҗетдинованың шәхси сайты

Бүлекләр
Статистика

Онлайнда: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Теркәлү
Баннер алмашу


һава торышы
Главная » Статьи » Мои статьи

Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, укытучым!
Ал.баручы: Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген безнең илебез зур бәйрәм- укытучылар бәйрәмен билгеләп үтә. Укытучылар бәйрәме - ул халыкара бәйрәм, чөнки барлык кешеләр дә укучылар булганнар һәм аларның һәрберсенең укытучысы бар.
Бергә: Бәйрәмегез котлы булсын
Хөрмәтле укытучылар!
1.Мәктәп елы, белем юлы.
Һәркемгә дә килә ул.
Дәрес алу, дөнья тану
Безгә бик нык кирәк ул.

2.Укытучы дәресләрне
Безгә кат-кат аңлата 
Аның һәрбер җөмләсендә
Бик күп мәрҗәннәр ята.

3.Укытучы якын кояш кебек 
Күңелемне назлап җылыта
Авыр чакта ярдәм кулы суза&
Сабыр сүзе белән юата.

4.Туган анаң кебек үк,
Синең өчен сөенеп,
Җирдә тагын берәү бар
Ул берәүләр меңнәр 
Ул меңнәрнең исеме-
(УКЫТУЧЫ)

Җыр: "Укытучыма".

5.Уйлартыз изге, сабыйларның
Күңеленә барып ялгана
Күпме хисләр кирәк алар өчен Ял-йокыңны онытып янарга.

6.Эш коралыгыз гади-акбур гына.
Бик катлаулы ,ләкин кирәкле
Ничә бала, димәк ничә пар күз
Җавап көтә сезгә төбәлеп.

7.Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән,
Безне балагыздай күргән өчен,
Безнең хисләр белән янып яшәп,&
Күңелләргә шатлык биргән өчен.

8. Килер көнең нурлы булсын өчен,
Күпме төннәреңне яндырдың/div>
Аң-зиһенем уяу булсын өчен,
Азмы йокыларың калдырдың.


9.Укытучым минем, гомер юлдашым
Кыңгыраулы көзләр кергән саен
Урап ала сине бала-чага
һәр көз саен дөньяң яңара!
10.Бәйрәм бүләксез булмый ул,
Барыгыз да беләсез,
Бүген ничек тырышканны
Хәзер менә күрерсез!
11. Нәни кулларым белән мин
Тик Сезгә диеп кенә
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итә.

Категория: Мои статьи | Добавил: lilirif (17.05.2011)
Просмотров: 3304 | Комментарии: 1 | Теги: Рэхмэтемнен ин олысы сина, укытучым! | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сылтамалар болыты
Сайттан эзләү
Яңалыклар
[01.04.2020][Мои статьи]
здоровьеберегающие технологии (0)
[09.04.2014][Презентации]
Туган як (0)
[13.06.2013][Мои статьи]
Сыйфат. 3 класс (1)
[21.06.2012][Мои статьи]
Кем? Нәрсә соравына җавап бирүче сүзләр (0)
[14.05.2012][Мои статьи]
Шәфкатьлелек бизи кешене . Класс сәгате (4)
Сайтның дуслары

Аудиоязмалар

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz