Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Таҗетдинованың шәхси сайты

Бүлекләр
Статистика

Онлайнда: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Теркәлү
Баннер алмашу


һава торышы
Главная » Статьи » Мои статьи

Сыйфат. 3 класс
Азнакай муниципаль районы укытучыларының дәрес эшкәртмәсе.



Төзеделәр:
Таҗетдинова Л.М.(башлангыч сыйныфлар укытучысы)
Рәхимҗанова Л.Ф.(татар теле һәм әдәбияты укытучысы)
Гарифуллина Ф.С.(татар теле һәм әдәбияты укытучысы)

2013 нче ел

Тема: Сыйфат темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү.

Дәрес тибы : Кабатлау һәм гомумиләштерү дәресе

Максат: Сыйфат турында алган белемнәрне гомумиләштерү һәм системага салу.
Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне, гүзәллекне күрә һәм тоя белү
Туган илгә,аның бай табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү;образлы күзаллауны формалаштыру, логик фикерләүне үстерү, балаларның фикерләү сәләтен, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау:интерактив такта, презентация,“Сыйфат” темасы буенча тест,“Язгы табигать” (рәсем), “Яз килә”җыры.Экология елының эмблемасы.

Дәрес барышы
I.Оештыру.
Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы:
Исәнмесез ,укучылар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телим мин һәммәгезгә!
Елмая ,көлә кояш,
Сез дә елмаегыз әле бераз.
Күтәренке күңел белән дәресебезне башлап җибәрик. Һәрдәрестә без куллана торган, бүген дә онытмаска тиешле нинди өч кагыйдә бар?
1укучы:Тулы җөмләләр белән сөйлә.
2 укучы:-Игътибар белән тыңла,бүлдермә
3укучы: -Кеше фикерен кабатлама,үз фикереңне әйт.
Җавап биргәндә бу кагыйдәләрне онытмагыз, балалар.

II.Актуальләштерү.3 нче слайд. “Яз килә”җырын тыңлау, фикер алышу.
Балалар, игътибар белән рәсемгә карыйк әле, анда нәрсәләр күрәсез, биредә кайсы ел фасылы сүрәтләнгән
-Балалар, әйдәгез әле рәсемгә карап, сүзтезмәләр төзибез.
-Бу сүзтезмәләрдәге кайсы сүзләр предметның билгесен белдерә,алар нинди сорауларга җавап бирәләр
-Ягез укучылар, кайсыгыз дәрес темасын әйтер? (“Сыйфат”)
-Әйе балалар, бүген без сыйфат турында өйрәнгәннәрне кабатларбыз.

III. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
Мин сезгә яз турында сыйфатлар кергән шигырьләр алып килергә кушкан идем.Әйдәгез, укып карыйк әле.
(Берничә укучышигырьләр укый, сыйфатларны таба,сорау куя,мәгънәсен әйтә,нинди җөмлә кисәге булуын билгели,тактада ясалышын күрсәтә)
4 нче слайд.
- Сыйфатлар җөмләдә кайсы сүз төркеменә бәйләнеп килә? (Исемгә)
- Ни өчен? (Исем предметны белдерә, ә сыйфат предметның билгесен, шуңа җөмләдә сыйфатлар исемгә бәйләнеп килә)
5 нче слайд (Тактада текст)
Язның соңгы ае җитеп килә.Әле көннәр салкын. Елга, күлләр көмеш боздан арынды. Агачлар кышкы йокыдан уяндылар.Тал агачы беренчеләрдән булып йомшак ак песиләрен чыгарды.
Табигать искиткеч гүзәл!

Бирем.
1.Текстны күчереп язарга.
2.3 нче җөмләдән ия белән хәбәрне табып, асларына сызарга. (Берәр укучы тактада эшли)
3.Тексттан бәйләнгән исемнәре белән бергә сыйфатларны табарга.(телдән)
Укытучы:
- Ия белән хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?
(Ия- исем, хәбәр- фигыль)
4. Икенче җөмләдән ия белән хәбәрне табарга. (Берәр укучы тактада эшли)
Хәбәр нинди сүз төркемнәре белән белдерелгән?(Сыйфат)
Укытучы.
-Тагын кайсы җөмләдә хәбәр сыйфат белән белдерелгән?
Нәтиҗә. Сыйфатлар җөмләдә хәбәр дә булып килә икән.
6 нчы слайд.
Табышмаклар. Ә хәзер, әйдәгез, үзебезне зирәклектә һәм тапкырлыкта сынап карыйк әле.
1.Алгы тәпие кыска.
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка.
(куян)
2.Нечкә билле,
Көлтә койрыклы.
(төлке)
3.Үзе шардай,
Төсе кандай,
Тәме балдай.
(карбыз)
-Укучылар, мисаллардан чыгып, сыйфатлар предметларның нинди билгеләрен белдерәләр? (төс, тәм, форма, холык, вакыт, табигать күренешләре билгеләре)
4.Физкультминутка үткәрү
(Күзләр өчен махсус күнегүләр)
Укытучы.
- Без үзебезнең сөйләмебездә ни өчен сыйфатлар кулланабыз?
(Сыйфатлар безнең җөмләләребезне матурлыйлар, тулыландыралар)
-Укытучы. Укучылар 2013 нче ел нинди ел буларак игълан ителде.Бу максаттан чыгып без нинди эшләр башкарабыз.(Балалар үзләренең фикерләре белән уртаклашалар)
Презентация. 7слайд
Иге –чиге булмаган урманнар шаулап торсын, киң болыннарыбызда чәчәкләр гөрләп үссен, балыклы елга- күлләребез челтерәп торсын, кошлар сайрасын, җәнлекләр курыкмый йөрсен,Моның өчен, табигатьне сакларга, агачлар утыртырга, үз артыңнан чүп-чар ташламаска, кош ояларын туздырмаска, урманда кычкырып сөйләшмәскә, җәнлекләрне рәнҗетмәскә.

Укытучы.
-Хәзер алган белемнәрегезнең нәтиҗәләрен белер өчен һәм дәрескә билге алыр өчен тест эшләрбез .
Тест сораулары.
1.Сыйфат нәрсәне белдәрә?
а) предметның эшен, хәрәкәтен;
б) предметны;
в) предметның билгесен.

2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
а) кем? нәрсә?
б) нинди? кайсы?
в) нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк?нишләр?

3.Кайсы төркемдә сыйфатлар гына бирелгән?
а) уңган, сары, озын, иркен, кайнар;
б) кояш, ямьле, болытлы, җилле;
в) исле, баллы, мин, сабыр.

4.Сыйфат җөмләдә:
а) исемгә бәйләнеп килә;
б) фигыльгә бәйләнеп килә.

5.Кайсы җөмләдә хәбәр сыйфат белән белдерелгән?
а) Урманда һава чиста.
б) Куян ак кар өстеннән чаба.
в) Купшы карабүрекләр җим чүпли.

Дөрес җаваплар.
1) в
2) б
3) а
4) а
5) а
Белемнәрне бәяләү нормасы.
Презентация. 10 слайд(Балалар тестларны алышып ,түбәндәге норма буенча бер-берсенә билге куялар)
5 дөрес җавапка- “5”
4 дөрес җавапка- “4”
3 дөрес җавапка- “3”
V. Йомгаклау. Сыйфат буенча үзләштергән белемнәрне тагын беркат барлау.
VI. Өй эше.
1.Хайваннар турындагы әкиятләрдән, холыкны белдергән сыйфатлар кергән 5 җөмлә табып язарга.
2.Бирелгән исемнәргә төс, тәм, форма, холык, вакыт, табигать күренешләре билгеләрен белдергән сыйфатлар табып язарга: ромашка, суган, күл, куян, көн, яңгыр, яфрак, кояш, бүре.
3.Язгы табигать күренешләрен сурәтләгән рәсемнәр ясарга.
Категория: Мои статьи | Добавил: lilirif8048 (13.06.2013)
Просмотров: 5055 | Комментарии: 1 | Теги: Сыйфат. 3 класс | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 Aligdghaop  
0
Покупай качественные Препараты
Виагры, Левитры, Сиалиса от известной Фармацевтической компании Доктор Дик
по очень низким ценам, в Аптеках России вы не найдете таких низких цен!

http://www.dgeneriki.ru

Имя *:
Email *:
Код *:
Сылтамалар болыты
Сайттан эзләү
Яңалыклар
[01.04.2020][Мои статьи]
здоровьеберегающие технологии (0)
[09.04.2014][Презентации]
Туган як (0)
[13.06.2013][Мои статьи]
Сыйфат. 3 класс (1)
[21.06.2012][Мои статьи]
Кем? Нәрсә соравына җавап бирүче сүзләр (0)
[14.05.2012][Мои статьи]
Шәфкатьлелек бизи кешене . Класс сәгате (4)
Сайтның дуслары

Аудиоязмалар

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz