Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Таҗетдинованың шәхси сайты

Бүлекләр
Статистика

Онлайнда: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Теркәлү
Баннер алмашу


һава торышы
Главная » Статьи » Мои статьи

Татар теленнән эш программасы 1 класс

ПРОГРАММА 1 нче сыйныф 

ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ҮСТЕРҮ

  Укырга-язарга өйрәтү барышында гамәли алынган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне гомумиләштерү системалаштыру һәм ныгыту. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, язганда, иҗекләп, юлдан- юлга күчерү. Язу күнекмәләрен шомарту. Язуга карата төп гигиена кагыйдәләрен үтәү. Хәрефләрнең график яктан дөрес язылышын, сүздә аларны тоташтыру ысулларын ныгыту.Хәрефләрне дөрес тоташтырып, ритмлап иҗекләр,сүзләр һәм кечкенә җөмләләр язу. Кечкенә текстларны тактадан, дәреслектән дөрес итеп (иҗек һәм хәрефләрне төшереп калдырмый, урыннарын алмаштырмый, хәреф формаларын бозмый), сүзләп күчереп язу. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрдән төзелгән җөмләләрне ишетеп язу. Э,о ө, й, е, ю, я хәрефләрен, йо, йә , кеше исем-фамилияләрен, хайван кушаматларын, җөмлә башындагы сүзләрне баш хәреф белән язу. Җөмлә ахырында нокта кую.Билгеле бер темага (әнигә булышу,су коену, җиләккә бару, чана шуу, бакчада эшләү) һәм рәсемнәргә карата җөмләләр уйлау; сюжетлы рәсемнәр, балаларның күзәтүләре буенча укытучы куйган сораулар ярдәмендә телдән кечкенә хикәяләр төзү.

                Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренәт таләпләр:

   I сыйныфны тәмамлаганда, укучылар татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез ,авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш. Укучылар башкара алырга тиешле эшләр: сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату. Баш һәм юл хәрефләрен, аларны тоташтыручы сызыкларны һәм сүзләрне ачык итеп, бозмыйча язу. Басма, язма хәрефләр белән бирелгән сүз һәм җөмләләрне дөрес күчереп язу. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүзләрне, шундый сүзләрдән төзелгән 3—5 сүзле җөмләләрне ишетеп дөрес язу. Җөмләнең беренче сүзен баш хәреф белән башлап, җөмлә беткәч, нокта куеп язу. Телдән 4—5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү. Сыйныфта телдән җыр, шигъри  куплетлар, мәзәк, әкиятләр уйлап чыгаручыларны хуплау.

Категория: Мои статьи | Добавил: lilirif (17.08.2011)
Просмотров: 9940 | Комментарии: 3 | Теги: Татар теленнэн эш программасы | Рейтинг: 2.6/25
Всего комментариев: 3
3 АЛСУ  
0
рэхмэт

2 АЛСУ  
0
рэхмэт

1 гульназ  
0
рэхмэт

Имя *:
Email *:
Код *:
Сылтамалар болыты
Сайттан эзләү
Яңалыклар
[01.04.2020][Мои статьи]
здоровьеберегающие технологии (0)
[09.04.2014][Презентации]
Туган як (0)
[13.06.2013][Мои статьи]
Сыйфат. 3 класс (1)
[21.06.2012][Мои статьи]
Кем? Нәрсә соравына җавап бирүче сүзләр (0)
[14.05.2012][Мои статьи]
Шәфкатьлелек бизи кешене . Класс сәгате (4)
Сайтның дуслары

Аудиоязмалар

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz