Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Таҗетдинованың шәхси сайты

Бүлекләр
Статистика

Онлайнда: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Теркәлү
Баннер алмашу


һава торышы
Главная » Статьи » Мои статьи

уку дәресеннән эш программасы 1 класс өчен

Кычкырып,аңлап,дөрес һәмсәнгатьле уку тизлеге (1 минутка)

Сыйныфлар Iярты елахырында Уку елы  ахырында
 

I—30 сүз

II-40 -50 сүз
 

III-60-75 сүз

IV-85-95 сүз

1 нче сыйныф
 

ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ УКЫРГА ӨЙРӘТҮ

Грамотага өйрәтү ике чорга бүленә:укый-яза белергә әзерләү чоры һәм укый-яза белергә өйрәтү чоры(төп чор).
Грамотага өйрәтү үз ара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процессыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.
Шул ук вакытта нәниләр өчен басылган китаплар белән кызыксынуда уятыла,мөстәкыйль укырга омтылыш тудырыла.Тора-бара кечкенәләр өчен чыгарылган журналлар белән дә таныштырырга мөмкин. Бу эштә укытучы дәрестән тыш укыганны тыңларга гадәтләндерү, рәсемнәргә карап, әсәр эчтәлеген сөйләп күрсәтү,китап,журнал,әсәр исемнәрен уку кебек гамәлләр төп ысул булып тора.
Аваз,хәреф—тану берәмлеге,иҗек—уку берәмлеге,сүз—аңлау берәмлеге,җөмлә—мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге(Кош оча.Балык йөзә.)икәнен гамәли аңлап,«чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

Әзерлек чоры(28сәгать)
Сөйләм.Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау.Матур итеп сөйләшә,укый һәмяза белү кирәклеген аңлау.

Җөмлә һәм сүз.

График схемалар ярдәмендә сөйләмне—җөмләләргә,җөмләне сүзләргә аеру,сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.
Иҗекләр Сузык аваздан  торган һәм сузык аваздан башланган иҗекләр(у-а,ил,ант), кушылмадан,торган һәм кушылма авазлардан башланган иҗекләр(ча-бу,күл-мәк,сиртмә,шо-мырт).Сузы кавазларга басым ясап(у-мар-та)яки
суза төшеп(әә-реек-мәән), сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтү һәм сүздәге иҗекләр санын сузык авазларга карап билгеләү.
Авазлар һәм хәрефләр.Аваз турында күзаллау тудыру.Сузык һәм тартык авазларны,калын һәм нечкә сузыкларны,яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны әйтеп һәм ишетеп, ягъни конкре тавазны әйткәндә авыз эчендә сулышның тоткарлануы яки тоткарланмавына (т — а) ,калын яки нечкә әйтелүенә (а — ә), яңгырап яки пышылдап ишетелүенә(з — с)карап аера белү.Авазларны әдәби дөрес әйтү.
Аерым(сузык яки тартык) авазны сүздән аерып алу,сүзләргә иҗек-аваз анализы ясау(сүзләрдәге авазлар санын, аларның характерлы билгеләрен,сүздәге тәртибенкүрсәтү),әйтелгән һәм ишетелгән сүзләрне аларның иҗек-аваз төзелешен күрсәткән схема-модельләр белән бәйләү,ягъни конкрет сүзнең иҗек һәм авазларын сүздәге тәртиптә схемада күрә белү.
Укытучы тәкъдим иткән аваз кергән сүзләрне мөстәкыйль уйлап табу(ш:таш,шар,шешә...);сүзләрнең әзер иҗек-аваз схемаларын эзләп табу.
Калын сузык авазларны белдергән, а,у,ы һәм нечкә сузык авазларны белдергәнэ,у, и хәрефләре белән таныштыру;сузык аваз хәрефләрен,шул хәрефләрдән төзелгән сүзләрне укырга өйрәтү (ә,әү,у,и,иа!,ау!)

Әлифба чоры,яки төп чор(100 сәгать)

Укырга өйрәтү
Сузык һәм тартык авазлар һәм аларның хәрефләре белән,сүзләрнең калын һәм нечкә  әйтелешен билгеләүче калын һәм нечкә сузык авазлар белән танышу.Сузык аваз хәрефләренә карап,сүзләрнең калын һәм нечкә әйтеп укылуын күзәтү(урыла—үрелә).
Сузык аваз хәрефләренә карап,кушылмадан торган(ике хәрефле ачык) иҗекләрне, өйрәнелгән хәрефләрдән төзелгән иҗекләрне телдән аваз анализы һәм синтезы ясалганнан соң уку.
Башта—аваз анализы ясап,алга таба анализ ясамыйча гына күңелдән әйтеп,кисмә хәрефләрдән һәмкисмә кушылмалардан(та,ла,тә,ти) сүзләртөзү һәм төзелгән сүзләрне кычкырып уку.
Хәрефләрне дөрес һәм чагыштырмача тиз танып, җанлы сүздәге авазлар мәгънәсендә уку (эре — [эрә], тиен — [тийэн], юкә — [йүкә], юка — [йукъа] һ. б.). Сузыктан башланган ике хәрефле (ал, ит, ут), сузыктан һәм кушыл¬ малардан торган ике иҗекле (а/ла, тә/ти, ә/ти) сүзләрне уку; аннары артикуляцион берәмлекләр буенча кушылмалардан башланган иҗекләрдән төзелгән сүзләрне уку (мә, мә:к тд:п, кө:р:т ле:к, ба:л ты:р га:н); ахырдан сүзләрне турыдан-туры иҗекләп, кыска һәм гади сүзләрне бөтен килеш әйтеп уку. Сүзләрне, кыска гади җөмләләрне, балаларга аңлаешлы кечкенә текстларны аңлап, әдәби дөрес һәм салмак итеп, сүзләп кычкырып укырга әзлекле күнектерү.
Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә(нокта,сорау,өндәү),җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә ,эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп,укытучыүрнәгендә укырга өйрәнү.
Уку гигиенасы кагыйдәләре белән балаларны таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.
Кычкырып укырга тәкъдим ителгән балалар әдәбияты тематикасы
Туган илем,туган телем,ВатанымТатарстан, гомумкешелек әдәп-әхлагы,гаилә тормышы,уку һәм хезмәт сөю, халкыбыз тарихында милли азатлык өчен көрәш сәхифәләре, халыклар дуслыгы, тереклек һәм үсемлекләр дөньясында кеше, ел фасыллары,маҗаралар,тылсымнар турында язучылар һәм халык иҗат иткән,хис һәмк ичерешләргә бай әсәрләр(хикәя,әкият,җыр,шигырь,мәзәк,табышмак,мәкаль).
Балалар китабы белән эшләү
Китап уку даирәсен формалаштыру (һәр дәрескә — бер китап).Балалар өчен басылган китаплар белән кызыксындыру,китапларны эчтәлегенә карап аера белергә өйрәтү,китап,әсәр исемнәрен дөрес әйтү,китапны язган кешенең (авторның) исемен укып күрсәтү.Дәрестә, дәрестән тыш укылган китап,әсәр буенча гади генә уеннар оештыру.Сөйләгәндә,әсәрдән алынган әдәби сөйләм үрнәкләреннән файдалану(сүзләр,сүзтезмәләр,әйтемнәр,мәкальләр,җор җөмләләр һ.б.).
Уку гигиенасы һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәү.
Әйтмә сөйләмне үстерү
Сөйләмнең аваз культурасы.Балалардаүз сөйләменең,шулай ук башка кешеләр сөйләменең авазларына игътибарны көчәйтү; ишетү сизгерлеген һәм хәтерен,сөйләм органнары хәрәкәтен үстерү, шомарту.Сөйләмнең гомуми күнекмәләрен камилләштерү, сөйләмнең салмак темпы һәм ритмына,сөйләм сулышына һәм агышына,уртача тавышка(көчәнмичә кычкырып сөйләүгә) һәм дөрес интонациягә(тавышны күтәрә,түбәнәйтә белергә) өйрәтү.
Сүзләрне (аеруча иҗек-аваз төзелеше катлаулы булганнарын) орфоэпия нормаларына туры китереп, басымнарны саклап әйтүне эзлекле камилләштерә бару.Туган телдәге парлы авазларны әдәби дөрес әйтү,аеруча балалар еш бутый, бозып әйтә торган з — с, ч — с ,н — ц, х — һ, ш—ж, ж—й, п—б ,ю—в Һ.б. авазларны ишетеп аера,дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү(сүзләрдә ,җөмләләрдә, тизәйткеч, тел чәбәләндергечләрдә аны китеп әйтү).
Кайбер сөйләшләрдә әдәби нормадан читкә чыккан кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү(туНган, боДау,баргаЛЛар, әйтсәнДӘГЕН, Йомга, СҮли һ. б.).
Сүз өстендә эшләү.Балаларның сүзлеген(сүзлек хәзинәсен) ачыклау,аныклау,баету һәм активлаштыру.Предметларны, аларның билгеләрен,эш-хәрәкәтләрен белдергән,хәрәкәт вакытын һәм урынын  күрсәткән(кичә,бүген,иртә,иртән,иртәгә,ары,бире,монда,алда,читтә,өстә,югары,эчтә,тышта,түбән,астаһ.б.)сүзләрнедөрес(урынлы) куллану һәм аларның мәгънәләрен аңлату.Мөһим билгеләре буенча предметларны берләштерү һәм аеру,төркемне һәр төрне атаган сүзләрне дөрес куллану(хайван,кош,җәнлек,сыер,болан,тавык,көртлекһ.б.).Уйны төгәл белдерү өчен кирәк булган сүзләрне таба һәм аларны дөрес грамматик бәйләнешкә кертә  белү(кич әкич,иртәгә иртән...,чибәр йөз,зифа буй,матур гөл...,тактага яза,тактада чишә,сузык аваздан башлана,тартык авазга бетә,күргәзмә оештыра,күрсәтмә әсбап ясый һ.б.).Сүзләрнең мәгънә төсмерләренә сизгерлек сыйфатын үстерү,күпмәгънәле,мәгънәдәш,капма-каршы мәгънәле сүзләрне иң гади мисалларда тану,аеру.Әдәби әсәрләрдәге күчерелмә мәгънәдә образлы итеп) кулланылган сүзләрне,әйтелмәләрне балаларның үз сөйләмендә кулланырга өйрәтү.
Сүзләрне грамматик дөрес формада куллану,сөйләмне әдәби дөрес булмаган сүзләрдән арындыру.
Җөмлә төзү һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү.
Балаларның мәктәпкәчә яшьтә ирешкән сөйләү осталыгын камилләштерү. Укытучы соравына биреләчәк җавапны яхшылап уйлап җиткерү, анык,төзек һәм кыска гына төгәл итеп әйтү.Җавапта төрле типҗөмләләр куллану.
Текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләү.
Рәсем яки рәсемнәр сериясе буенча гомуми бер темага берләштерелгән җөмләләр яки сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәяләр төзеп сөйләү.
Укылган җөмләләргә яки текстларга карата куелган сорауларга телдән җавап бирү.
Әдәби әсәрдәге хәлләргә бәйле сүзләрне кулланып, төрле күренешләрне укытучы ярдәмендә телдән сурәтләү. Сюжетны тулыландыру, кечкенә хикәя башына, аеруча ахырына, мөстәкыйль рәвештә төрле күренеш һәм хәлләр уйлап чыгарып өстәү. Укыган хикәядәге вакыйгаларга охшашлык буенча яки укытучы тәкъдим иткән сюжет буенча балаларның үз тормышында булган хәлләр турында телдән кечкенә хикәяләр төзеп сөйләүләрен оештыру.
Табышмакларны җентекләп аңлату;шигырь,җыр,такмак,такмаза,сынамыш,тизәйткеч һәм мәзәкләрне ятлау, эчтәлек таләп иткән дәрәҗәдә аларны  төрле интонациядә сөйләү.
Үз хикәяләрен телдән иншалаганда һәм укыган текст эчтәлеген сөйләгәндә ,балалар сөйләменең грамматик дөреслеген,төгәллеген,тулылыгын,хисләргә,кичерешләргә бай,эзлекле,эчтәлекле һәм нәфис булуынүстерү.
Башка укучыларның җавапларына һәм сөйләмнәренә игътибарлы һәм теләктәш мөнәсәбәттә булу сыйфатын һәр укучыда тәрбияләү.

Әлифбадан соңгы чор Уку. Сөйләм үстерү(10 сәгать)
Дәрестә уку
Уку тематикасы. Туган ил, уку һәм хезмәт,әдәп- әхлак, табигать һәм җәмгыять тормышында кеше; Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил һәм аларның әсәрләре.
Ятлау өчен әсәрләр.Уку елы дәвамында 5—6 шигырьне яттан  сөйләргә өйрәнү.
Уку күнекмәләре.Беренче ярты елда өйрәнелгән хәрефләрдән торган сүзләр,җөмләләр һәм кыска текстларны иҗекләп салмак уку.
Икенче яртыелда алфавитның барлык хәрефләре булган кечкенә текстларны дөрес һәм салмак итеп иҗекләп,кыска сүзләрне бөтен килеш уку.Таныш булмаган текстны уку темпы—минутына 30 сүз. Җөмләләр арасында пауза ясау.
Текст өстендә эшләү бәйләнешле итеп сөйләү.Укыган текстларга карата куелган сорауларга җавап бирү;рәсемгә карап,текст эчтәлеген сөйләү,укыган әсәрнең исемен аңлату,дәлилләү,әсәрне гади генә итеп бәяли белү,мисаллар китерү,рәсемнәргә карап,телдән хикәя төзеп сөйләү.
Балалар китабы белән эшләү.Таныш китапларны таныш булмаганнарыннан аера-таный белү; танышк итапларның исемнәрен әйтү;китап исемен, авторын укып күрсәтү.Китапханәдән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган китапларны алып уку.Китап кибетләреннән нәниләр өчен чыгарылган китапларны сатып алу.
Дәрестән тыш күмәкләп китап укыганда ,дәрестә текст өстендә эшләгәндә алынган күнекмәләрдән,алымнардан,эш төрләреннән киң   файдалану.

Категория: Мои статьи | Добавил: lilirif (12.09.2011)
Просмотров: 7191 | Комментарии: 2 | Теги: Уку дэресеннэн эш программасы | Рейтинг: 3.2/10
Всего комментариев: 2
2 SergNup  
0
<a href=http://zmkshop.ru/>нзмк ооо пск</a>

1 Сания  
0
1 нче сыйныфта уку дәресе программасы үзенең кыскалыгы.эчтәлеге байлыгы белән файдалы. Укытучы куелган таләпләргә җавап бирердәй методик кулланма төзегән,шуның белән бик күп коллегаларының эшен җиңеләйткән. Текст өстендә эшләү,бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре балалар китабы өстендә эшләгәндә эш төрләреннән дөрес куллану юллары ачыкланган.Сәламәтлек,эшегездә уңышлар телим!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
Сылтамалар болыты
Сайттан эзләү
Яңалыклар
[01.04.2020][Мои статьи]
здоровьеберегающие технологии (0)
[09.04.2014][Презентации]
Туган як (0)
[13.06.2013][Мои статьи]
Сыйфат. 3 класс (1)
[21.06.2012][Мои статьи]
Кем? Нәрсә соравына җавап бирүче сүзләр (0)
[14.05.2012][Мои статьи]
Шәфкатьлелек бизи кешене . Класс сәгате (4)
Сайтның дуслары

Аудиоязмалар

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz